Public Relation

IntelleCiTy на канале:

 

3 октября 2007 года гостями канала ТНВ стали участники клуба «Интелсити» Р.Т.Юзмухаметов и Г.З.Хусниева. Ведущая программы «Хәерле иртә» («Доброе утро») Резеда Каримуллина побеседовала с ними о клубе Интелсити, о задачах и результатах деятельности клуба. Интервью было организовано Динаром Шариповым.

 

 

Приводим Вашему вниманию содержание беседы.

(На татарском языке)

- Бүген безнең студябездә “Кунакханә” сәхифәсендә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының көнчыгыш телләре факультетында эшләп килә торган Интелсити клубының вәкилләре филология фәннәре кандидаты, доцент, Рамил Таһир улы Йөзмөхәммәтов һәм өченче курс студенткасы  Гөлшат Хөсниева. 

Рамил әфәнде, әйтегез әле, Интелсити нәрсә ул?

- Хәерле иртә! Интелсити – ул татар гуманитар-педагогика университетының Көнчыгыш телләре факультетында эшләп килә торган клуб. Бу клубның үзатамасы болай: “интеллектуаль яшьләрнең дискуссион клубы”. Шуңар курә анлашыла: эшебезнең төп алымы булып дискуссия-диалог аша студентларны, укытучыларны борчыган проблемалар турында сөйләшү, конкрет нәтиҗәгә килү, һәм, гомумән, фикер алышу тора. Темаларга килгәндә, алар төрле. Санап китик: “Кеше иреге” темасы, “Толерантлык”, “Әхлак (мораль) нәрсә ул? Ул хәзерге заманда кирәкме?”, “Сәламәтлек һәм озак яшәү серләре”, “Наркомания белән ничек көрәшергә?”.

Тагын Интелсити клубының эшчәнлегендә бер зур юнәлеш бар – ул яшьләрнең төрле субкультураларын тирәнтен өйрәнү. Билгеле булганча, хәзерге яшьләрнең күбесе төрле төркемнәргә бүленгән. Әйтик, Казаныбызда гопниклар (группировщиклар), скинхедлар, тагын готика, панк, рок юнәлешләре таралган. Сонңгы ике елда эмо-культура барлыкка килде. Без бу юнәлешләрнең тарихын, үзенчәлекләрен, алардан нинди куркыныч янаганын карыйбыз. Чөнки яшьләр күп чакта ул төркемнәргә гаиләдә, мәктәптә тиешле игътибар җитеп бетмәүдән эләгә. Үлем очраклары да байтак. Шулардан котылу юлларын да карыйбыз. Бу һичшиксез бик кирәкле эш хәзерге заманда. Яшьләр тормышы – зур бер фән ул. Ләкин бу фәнне кызганычка каршы бер кем дә өйрәнми, ә бит яшьләребез – алар безнең киләчәгебез.

- Рамил әфәнде, ә Интелсити клубының максаты нидән гыйбарәт һәм сез нинди нәтиҗә көтәсез бу эшегездән?

- Клубның төп максаты факультетта укучы студентларны фикерләргә өйрәтү, акыл уй белән эш итәргә өйрәтү. Без бүген Татарстаныбызда әйтәбез, татар милли элитасын эзерләү бурычы тора, дип. Нәкъ менә фикерли белүче кешеләр алар элита була да инде ул.

- Гөлшат, ә менә синең өчен Интелсити Клубы нәрсә ул? Андый клублар кирәкме алар? Һәм ул сиңа ни бирә?

- Әйе һичшиксез мондый клублар кирәк, дип саныйм. Чөнки яшьләр уку белән генә чикләнеп яши алмый. Алар үз-ара аралашырга да тиеш, уку фәннәреннән тыш та белемнәрен үстерергә тиеш, фикерләргә өйрәнергә тиеш алар.

Клубта мин газетабызның баш мөхәррир вазыйфасын башкарам. Барлык материалларны җыеп бастыруга әзерлим. Кытай телендә материаллар да язгалыйм, чөнки мин кытай телен өйрәнәм. Тагын бу клубта минем барлык дусларым җыелган, без алар белән гел аралашып торабыз, төрле темалар турында сөйләшәбез, фикер алышабыз. Монда һәрвакыт бик күңелле, һәм без Клубка яратып йөрибез. Һәм бөтен студентларга да киңәш итәр идем, әгәр дә күбрәк беләсегез килә икән, һәм сезне борчыган проблемаларыгызга җавап табасыгыз килә икән, Интелсити клубына килегез!

- Рамил әфәнде, мондый клублар ни өчен аз? Мөгаен лидерлар җитми дер?

- Әйе, чыннан да мондый клуб барлыкка килү өчен беренче чиратта лидер кирәк. Безнең клубның беренче лидеры Динар Шарипов иде. Хәзер инде ул укып чыкты, һәм журналистика өлкәсендә эшли. Ләкин ул булмаса, бу клуб та булмас иде бүген. Тагын лидерлык мәсьәләсенә килгәндә факультетыбызның деканы, профессор Венера Нафикъ кызы Хисамова турында да әйтеп китәсем килә. Аның ярдәме белән клубыбыз бүген матур итеп эшләп килә. Гомумән, деканыбыз үз тирәсендә талантлы кешеләрне җыя белә һәм аларга юл да күрсәтә белә. Ул да лидер, аның да роле зур. Аңар олы рхмәтебезне белдерәбез.

- Ә киләчәктә, Гөлшат, син кем буларга теләр идең?

- Киләчәктә мин иҗтимагый элемтәләр (PR) өлкәсендә эшләргә уйлыйм, бигрәк тә яшьләр белән эшләргә уйлап торам. Аларның талантларын ачуда катнашасым килә. Менә шундый хыяллар.

- Матур хыяллар икән. Һәм мин сезгә гел уңышлар гына теләп калам.

Тапшыруда катнашуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт, тагын кунакка килегез.

 

 

 

Сайт управляется системой uCoz